2022 елда 1 нче стоматология поликлиникасында 70 меңнән артык кеше тешләрен дәвалаган

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 1нче стоматология поликлиникасында 2022 елга йомгак ясалды.

2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар белән поликлиниканың баш табибы Рания Раиф кызы Теркулова чыгыш ясады.

2022 елда поликлиникага 70551 кеше килгән, шуларның яртысыннан артыгы – ММИ программасы буенча 38 000 кеше. Узган ел пациентлар табиб-терапевтлар хезмәтен сорап мөрәҗәгать иткәннәр-барлыгы 37 262 кеше.

Стоматология поликлиникасында 114 кеше эшли, шуларның 29ы – табиблар, 32се-урта медицина персоналы. Табиблар комплектлылыгы 100% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International