18 февральдә Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре командасы «Россия чаңгы юллары 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты.
Ярышлар Яңа Чишмә авылында «Сосновка» чаңгы базасында узды һәм, һәрвакыттагыча, актив ял яратучыларны берләштерде. Традиция буенча ярышларга район башлыгы Вячеслав Козлов старт бирде. Ул чаңгычыларга спорт көрәшендә дистанцияне уңышлы узып китүләрен, ә җанатарларга катнашучыларга кайнар ярдәм күрсәтүләрен теләде.
Җанатарларның ярдәме, күтәренке кәеф һәм һава торышы җиңүгә этәргеч бирде.
Финишка беренчеләрдән булып табиб-гинеколог Елена һәм табиб-хирург Александр Батурин килде.