Медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү сәламәтлек саклауда кадрлар проблемасын чишү өчен нәтиҗәле адымнарның берсе булып тора. Татарстанда моны яхшы аңлыйлар һәм әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Республика медикларының торак шартларын яхшыртуда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар зур ярдәм булып тора.
Бүген Сарманда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган медицина белгечләре өчен аренда программасы буенча төзелгән 24 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы катнашында узды.
Куйбышев урамы, 88 йорт адресы белән урнашкан яңа дүрт катлы йортта фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, аларда газ казаннары, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары һәм автомат газ анализаторлары урнаштырылган, бөтен кирәкле сантехника бар.
Сарман район үзәк хастаханәсенең 14 медицина хезмәткәренә (12 табиб һәм 2 шәфкать туташы) арендага фатирлар бирелде.
ТРның беренче вице-премьеры фатир алучыларны көтелгән истәлекле вакыйга белән котлады.