Яшел Үзән машина төзелеше заводында Татарстан территориясендә инсультны профилактикалауга юнәлдерелгән «Зәңгәр тасма адымнары» проекты кысаларында беренче белем бирү чарасы узды.
Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-неврологлары Тимур Демин һәм Гүзәл Старостина катнашучыларга инсульт симптомнары һәм аны профилактикалау турында сөйләделәр. Теләге булган предприятие хезмәткәрләре скрининг тикшерүен уздылар, белгечләр ярдәмендә тән массасы индексын билгеләделәр һәм кан басымын үлчәделәр. Шулай ук Скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара республиканың хезмәткә сәләтле сәламәт халыкка кан тамырлары авыруларыннан ничек сакланырга һәм инсульт үсешен мөмкин кадәр киметергә кирәклеген сөйләү һәм күрсәтү максатыннан оештырыла.
Барлыгы 11 күчмә белем бирү чарасы планлаштырыла.