Түбән Кама егетләренә контрацепция һәм иртә яшьтә ясалган абортның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чудинова бары тик яшүсмерләр өчен генә әңгәмә үткәрде. Белгеч көллият студентларына хатын-кызларда һәм ир-атларда җенси система төзелеше, контрацепциянең нинди ысуллары барлыгы, яшь чакта яслган абортның нинди куркыныч булуы турында сөйләде. Табиб Юлия Сергеевна шулай ук егетләргәа җенси юл белән күчә торган авырулар: инфекцияләр төрләре, аларны диагностикалау һәм дәвалауның катлаулылыгы, нәтиҗәләре турында сөйләде.

Табиблар шулай ук яшүсмерләрнең теләсә нинди ярдәм өчен үз педиатрына, гинекологка яки урологка мөрәҗәгать итә алуын искәртә. Белгечләр ярдәм итәчәк һәм яшерен шартларда барлык сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International