23 февральне ничек бәйрәм итәргә һәм айныткычта эләкмәскә?

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама медицина профилактикасы табибы Диләрә Нуриәхмәтова бәйрәмне үткәрүдә киңәшләр бирә.

Беренчедән, исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга. Алкогольне куллану урынына соклар яки сулар эчегез. Хәмер кулланмаучы якыннарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә үткәрегез. Исегездә тотыгыз, бәйрәмнәрдә алкоголь куллану — бу бары тик стереотип.

Икенчедән, мөмкинлек булганда, ял көннәрен ачык һавада актив үткәрергә тырышырга кирәк: таулардан шуарга, тимераякта, чаңгыда йөрергә.

Өченчедән, үзегезгә бәйрәм кәефе тудырыгыз: өйләрне җыештырып, тәмле меню турында уйлагыз, эшләр белән шөгыльләнегез, яраткан фильмнарны карагыз.
Бәйрәмнәрдә башка шәһәргә яки илгә сәяхәт итегез, сәяхәт шулай ук яңа тәҗрибә, яңа хисләр китерәчәк.

Дүртенчедән, үзегезгә мәдәни кичә оештырыгыз. Эстрада концертлары, театр спектакльләре һәм хәтта кинога бару көнегезне онытылмаслык итәчәк.
Һәм исегездә тотыгыз! Сезнең айнык булуыгыз - бу сезнең карар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International