"На пульсе" укыту проекты 28 февральдә старт ала. Чаллылыларны, практикада йөрәк-үпкә реанимациясе күнекмәләрен, кан китүне туктату, сулыш юлларыннан чит тәнне чыгару күнекмәләренә, өйдә, урамда һәм җәмәгать урыннарында беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Дәресләрне медицина көллияте укытучылары һәм "Волонтер-медиклар" отряды студентлары үткәрәчәк.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләренә барлык теләүчеләр өйрәнә ала. Алдан язылырга кирәк: https://vk.com/publiczdrav