Казанның булачак әниләре «Элемтә» мобиль кушымтасында үз хәл-әхвәлләрен күзәтә ала. Сәламәтлек торышын дистанцион мониторинглау сервисы эшләү дәверендә аңа 16 меңнән артык хатын-кыз кушылган.
Сәламәтлек турында якынча 6000 сораштыру хезмәт көн саен җибәрә. Кулланучы кыска анкета тутыра, бу күрсәткечләрдән сәламәтлек көндәлеге формалаша, көндәлекне дәвалаучы табиб карап бара. Әгәр система пациентның хәле нормаль түгеллеген күрсә, ул автомат рәвештә мәгълүматны медицина учреждениесенә тапшыра.
Бүгенге көндә сервиска 4 шәһәр хастаханәсе һәм Казанның барлык хатын-кызлар консультациясе тоташтырылган. Системаны кертү табибларга йөклелек вакытында куркынычларны һәм өзлегүләрне бәяләргә мөмкинлек бирде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин катнашында Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында «Элемтә» проекты турында сөйләде.