Йомгаклау медицина советы Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә узды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Марсель Миңнуллин, сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, ТР ССМ штаттан тыш баш ашыгыч медицина ярдәме белгече Марина Воронцова, КДМАның ашыгыч медицина ярдәме һәм симмуляцион технологияләр кафедрасы мөдире Васил Фәттахов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Марсель Миңнуллин экскурсия барышында станция эше белән танышты. Министр вазифаларын башкаручы станция хезмәткәрләренең тору шартларын карады, оператив бүлектә булды һәм медицина хезмәткәрләре белән аралашты.
Төп доклад белән баш табиб Фәрит Галәветдинов чыгыш ясады. Ашыгыч ярдәм беренчел медицина-санитар ярдәменең мөһим компоненты дип билгеләде.
Соңгы 3 ел дәвамында ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү югары дәрәҗәдә кала һәм 2022 елда 1000 кешегә 328 чакыру тәшкил итте.
Баш табиб «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» юнәлешләренә аерым игътибар бирде.
Узган елда көчле миокард инфаркты булган һәм баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга чакыруны вакытында үтәү 97% тәшкил иткән, ЧКВ һәм кан тамырлары үзәкләренә ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан авыруларның 98% китерелгән.
Моннан тыш, Ашыгыч медицина ярдәме бригадасының юл-транспорт һәлакәтләренә чакыруларга 100% очракта 15 минутка кадәр килүен билгеләп үтте.
Ахырда 2023 елга бурычлар куелды. Төп бурычлар - ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүнең үз вакытында һәм сыйфатын яхшырту, шулай ук кадрлар потенциалын ныгыту һәм медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, дип билгеләнде.