Урыссу үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә стационар дәвалауда вакытлыча ата-ана каравыннан мәхрүм ителгән бала урнашкан.
Бу хакта хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды һәм тәүлек эчендә балага 27 мең сум акча җыелды.
- Балалар бүлегендә булган сабый турында белеп, Ютазы районында яшәүчеләр генә түгел, Әлмәт районыннан әниләр дә кушылды. Җыелган барлык акчаларга без бүген сабыйга кирәк булганның барысын да сатып алдык: яз һәм көзге комбинезоннар, костюмнар, аяк киеме, уенчыклар, ризык, - дип сөйли блогер Анастасия Светлякова.
Шулай ук битараф булмаган якташлар балага бишек бүләк иттеләр.