Урыссу район үзәк хастаханәсендә ремонт башланды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Ютазы районының Урыссу үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре бара.

Ремонт прокуратура, янгын сүндерү хезмәте һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләрен бетерү максатыннан башкарыла.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин ремонт эшләренең барышы белән танышты. Баш табиб Светлана Шакирова һәм подряд оешмалары җитәкчеләре озатуында Аяз Әдипович, СанПиН таләпләрен исәпкә алып, поликлиниканың өченче катын вакытында сыйфатлы итеп ремонтлау максатын куйды. Район җитәкчесе шулай ук эш барышында булган мәсьәләләрне һәм проблемаларны тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International