Лаеш РҮХдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензия идарәсе башлыгы Дмитрий Николаевич Фролов, "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" ДАССУ неврология бүлеге мөдире Марат Вәлиулла улы Сәйхунов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Геннадьевич Карсалов катнашуында йомгаклау медицина советы узды.
Лаеш РҮХнең баш табибы Елена Владимировна Коробова 2022 елга нәтиҗә ясады.
Лаеш муниципаль районы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы арасында рейтингта 6 нчы урында тора (үлүчеләр саны — 1 мең кешегә 10,5, бу 2021 ел белән чагыштырганда 15,8% ка кимрәк. 552 бала туды, 2022 елда сабыйлар арасында үлүчеләр санына юл куелмады.
2022 елда диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 485 авыру ачыкланган. Өлкән яшьтәге 2,5 меңнән артык кеше медицина тикшерүләрен узган, шуларның 1 100е медицина оешмаларына РҮХ транспорты һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә китерелгән.
2022 елда "Сәламәтлек саклау" илкүләм өстенлекле проектын, беренчел буынны модернизацияләү һәм район сәламәтлек саклауны цифрлаштыру өлешендә тормышка ашыру дәвам итте.
Чара ахырында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.