Тәтеш район үзәк хастаханәсенә 20 елдан артык эшләү тәҗрибәсе булган табиб-педиатр Ходжаева Гүзәл Әнвәр кызы эшкә килде.
"Балалар турында кайгырту, аларның сәламәтлеген саклау һәм баланың гармонияле үсешен күзәтү төп бурычым дип саныйм,"- ди Гүзәл Әнвәр кызы.
Эшегездә уңышлар телибез!