Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» мобилизация резервларының Республика медицина үзәгенең сәламәтлек саклау дәүләт казна учреждениесендә йомгаклау коллегиясе узды.
Йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсе башлыгы Артур Олегович Пологов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының икенче бүлеге башлыгы Минсадыйров Илшат Илдар улы катнашты.
Төп доклад белән Резерв үзәге директоры Шәрипов Илдар Сәлимҗан улы чыгыш ясады. Ул учреждениенең 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте һәм 2023 елга яңа бурычлар куйды.
Йомгак ясап, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсе башлыгы Артур Олегович 2022 елда, аеруча хәзерге вакытта, ТР ССМ «Резерв» үзәге тарафыннан башкарылган эшнең җайга салынуын, җаваплылыгын һәм җитдилеген билгеләп үтте.