Акад. В.М.Бехтерев ис. РКПХдә психиатрия хезмәтенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә йомгаклау медицина советы булды, аның барышында узган елга йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Захарова Светлана Михайловна, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Шәйхетдинова Любовь Николаевна, шулай ук баш табиб Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы катнашты.

Илгиз Әхмәтҗанов 2022 елда Татарстан психиатрия хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Медицина советы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International