Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе тарафыннан 2023 елның 20 февраленнән 3 мартына кадәр 23 гариза кабул ителде.
Шуларның 17се - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, 6сы - фармацевтика эшчәнлегенә.
23 лицензия бирү (яңадан рәсмиләштерү) турында карар кабул ителде.
Шуларның 18е – медицина эшчәнлеге буенча , 5се - фармэшчәнлек буенча
Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегенең контакт мәгълүмат: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16. Белешмә телефоны: (843) 236-65-72