Дарулар яисә акчалата компенсация сайлый торган гражданнар өчен белешмәлек

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Безнең дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү, шул исәптән льготалы рецептлар буенча дару препаратларын алуны гарантиялый. Андый ярдәм формасын үзең өчен дөрес сайлау гадәттән тыш мөһим.

Кеше хәле үзенә бер борчылу китермәгән вакытта, хроник авырулар көчәйми торган вакытта әйберләтә бирелүче льготаларны акчалата ярдәмгә алмаштыру коткысына бирелергә бик җиңел. Кешенең хәле начарлана, авыру озакка сузыла башлагач, озакка сузылган дәвалану һәм күп дарулар кирәк булгач, акчалата ярдәм генә җитешмәве ачыклана. Андый йөк гаилә бюджетына көчтән килмәслек булырга  мөмкин.

Әгәр Сез акчалата компенсацияне сайлаган һәм Сез аның дөрес  булмавына инанган булсагыз Сезгә шуны белергә кирәк: Социаль хезмәт җыелмасын алуга хокукны Пенсия фондына тиешле гариза биргәннән соң гына кайтарырга мөмкин. 2014 елда түләүсез дару ярдәмен алу өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Сезгә Пенсия фондына социаль хезмәт җыелмасын  бирүне кайтару турында  гаризаны  шушы елның 1 октябренә кадәр  тапшырырга киңәш бирә. Бу датадан соң бер ел буе социаль хезмәт җыелмасын  алуга хокукны кайтару мөмкин булмаячак (Россия Федерциясе законнары белән бу күздә тотылмаган).

Исегездә тотыгыз: Сезнең сайлавыгыздан Сезнең сәламәтлегез генә түгел, Сезнең туганнар һәм якыннарыгызның  да сәламәтлекләре, тынычлыклары һәм иминлекләре  тора. Нәтиҗәгә килер алдыннан һичшиксез дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.

2013 елда түләүсез дарулар алган гражданнарга Пенсия фондына гариза бирү кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International