2 май-Бөтендөнья астма белән көрәш көне

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Астма - йогышлы булмаган авыруларның берсе. Россиядә һәм чит илләрдә астма белән авыручылар саны даими үсә. Бу аеруча балаларга кагыла. Бронхиаль астма аллергиянең еш һәм авыр чагылышларының берсе, ул хроник сулыш юлларының ялкынсыну авыруына күчә.

Астма үсеше куркынычы күп төрле факторлар белән бәйле, әмма авыруның бердәнбер сәбәбен билгеләү авыр була.

Бронхиаль астманы профилактикалау

Түбәндәге чараларны үтәргә кирәк:

- мөмкин булган аллергеннар белән элемтәләрне бетерү;

- гипоаллерген косметик чаралар, гипоаллерген көнкүреш химиясе куллану;

- тәмәке тартудан баш тарту (шул исәптән пассив);

- үз тирәңдә уңайлы экологик шартлар тудыру (мөмкинлек булганда);

- йортны чисталыкта тоту;

- респиратор авыруларны вакытында дәвалау, эпидемияләр вакытында профилактика чараларын үтәү.

Авыру симптомнары ачыкланган вакытта, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International