41 яшьлек ир-ат май бәйрәмнәрендә гаиләсе белән су буенда ял иткән. Үләнгә утырып, кулы белән җиргә таянып, кискен авырту сизә, еланны күрә. "Мин аны тоттым, карыйм, ә бу кара елан, тик бик яшь, 25 сантиметрлык. Аны җибәрдем. Бармагымдагы ярадан агуны суырып чыгарырга тырыштым, әмма барып чыкмады. Бернинди дә куркыныч янамас, йод сөртеп, үтеп китәчәк, дип уйладым. Үтмәде. Кулны югалтуга барып җиттем диярлек".
- Ир-ат тешләгәннән соң икенче көнне генә безнең хастаханәгә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Без аңа елан агуына каршы сыворотка керттек, дезинфекция терапиясе үткәрдек. Зыян күрүчедә тешләгән урында шешү барлыкка килгән, авырту хисе көчәйгән. Без аңа стационарда дәваланырга киңәш иттек, ләкин ул, сәламәтлек өчен нәтиҗәләр турында кисәтелгән булса да, баш тартты, - дип сөйләде Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлеге мөдире Анар Исрафилов. - Бер көннән соң ул безгә кабат мөрәҗәгать итте һәм шунда ук реанимация бүлегенә озатылды.
Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров мондый ситуацияләрдә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, дип ассызыклады.
Пациент авыр хәлдә иде: шешү бармактан бөтен кулына таралган, кулы зәңгәрләнгән. Ир-атның температурасы күтәрелеп, көчле авыртулар барлыкка килде, хәзер инде тешләгән урында гына түгел. Без аңа интенсив һәм гормон терапиясе үткәрдек, нәтиҗәдә өзлегүләрне булдырмаска өлгердек: дәвалау булмаса, тукыма некрозы үсешенә китерергә мөмкин иде, - диде реанимация бүлеге мөдире.
Тәҗрибәле табиб мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирде:
- тешләү урынын су белән юыгыз;
- канга кергән токсиннар концентрациясен киметү өчен күп су эчәргә, аллергиядән 1-2 таблетка эчәргә;
- мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә барырга.
Ярамый:
- агуны суырып алырга;
- аяк-кулны тыгыз бәйләргә яки жгут белән тарттырырга;
- алкоголь эчәргә.