ТР ССМ «Республика клиник онкологик диспансер» ДАССОнда Позитрон-эмиссион томография бүлеге ачылды

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

ТР ССМ РКОД ДАССОның Позитрон-эмиссион томография бүлеге хәзерге заман җиһазы белән җиһазландырылган:

Циклотрон GE PET Trace

ПЭТ/КТ  сканерлары GE Discovery 600 һәм Discovery 690

ПЭТ хәзерге радиоизотоплар куллана торган диагностик методика һәм ул диагностиканы хәзерге бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирә. Позитрон-эмиссион томография үз кулланылуын онкологиядә, кардиологиядә, неврологиядә тапты.

Онкологик патологияләрне диагностикалауда ПЭТны куллану төгәл диагностиканы үткәрергә, иң югары нәтиҗәле дәвалау тактикасын билгеләргә һәм үткәрелгән дәвалауның тикшерүен тормышка ашырырга мөмкин итә.

Безнең бүлегебездә җиһазландырылган ПЭТ/КТ сканерлар үзләре позитрон-эмиссион томограф һәм рентген компьютер томографыннан торган катнаш система булып тора. Патологик процесс барлыкка килүнең нәкъ гамәли башлангыч этабында ПЭТ күзәнәкләрнең метаболик активлыгын терки, РКТ организмның анатомик картасын төзергә мөмкин итә һәм бу патологик процессны төгәл итеп локальләштерергә һәм аның тасвирламаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

ПЭТ бүлегенең югары квалификацияле персоналы диагностик методикаларның киң спектрында махсуслаша: атом-төш медицина, рентгенология, рентген компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе. Үткәрелгән тикшерү буенча йомгак кәгазь һәм электрон төрләрдә бирелергә мөмкин.

Һәрвакыт без Сезгә ярдәмебезне күрсәтергә шат.

ТР ССМ РКОД ДАССО ПЭТ бүлегенең коллективы.

 

ТИКШЕРҮЛӘРГӘ ЯЗЫЛУ ТӘРТИБЕ

Тикшерүләргә язылу дистанцион (телефон буенча) һәм турыдан-туры ПЭТ бүлегенең регистратурасында уздырыла.

Телефон буенча язылганда тикшерүнең максатын, пациентның төгәл буен һәм авырлыгын, бәйләнеш өчен контакт телефонын теркәүчегә белдерергә кирәк. ПЭТ бүлеге теркәүчесе тикшерү датасын һәм вакытын белдерә. Күрсәтелгән вакытта пациент ПЭТ бүлегенә тикшерүне үтү өчен килергә тиеш.

Тикшерү үткәрүен раслау өчен пациентларга тикшерү алдыннан бер көн калгач ПЭТ бүлегенең хезмәткәрләре белән бәйләнешергә кирәк.

Әгәр пациентның билгеләнгән вакытта килергә мөмкинлеге юк икән – тикшерү алдыннан бер көннән ким калганчы регистратурага шалтыратырга һәм хезмәткәрләрне кисәтергә кирәк.

Язылу турында, ПЭТ/КТ процедурасын уздыру турында сораулар буенча регистратурага түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

8 (843) 619 26 13
8 (843) 619 26 14
Электрон почта: pet@oncort.ru
Медицина сораулары буенча  табиблар белән элемтә өчен: 8 (843) 525 73 65
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International