Вакцинация, иммунизация яки прививка – организмның иммун системасын йогышлы авырудан саклауга этәрү максатыннан вакцина кертү. Вакцинация – тарихта медицинаның иң мөһим казанышларының берсе. Вакцинация ярдәмендә табигый оспа кебек куркыныч авыруларны бетерү, башка йогышлы авырулар – дифтерия, столбняк, кызылча һ. б. белән авыруларны шактый киметү мөмкин булды.