Республиканың Биектау районы Ямаширмә авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча 1980 елда төзелгән фельдшер-акушерлык пункты бинасына ремонт ясалган. Аның мәйданы 70 кв. м.
Медицина учреждениесенә 1159 кеше беркетелгән. Хәзер җирле халык заманча шартларда медицина ярдәме ала алачак. Биредә фельдшер Абдрахманова Танзилә Нурлыклуб кызы эшли. Ул кабинетларның үзгәрүенә бик шат. Соңгы өлешчә ремонт 2012 елда башкарылган булган.