2013 елның 5–7 сентябрьләрендә Казанда «Балалардагы һәм өлкән кешеләрдәге оча-бот буынының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре» дигән темасына халыкара катнашуы белән фәнни-практик конференция узачак. Конференция Фәтих Әмирхан пр., 1нче йорт адресында, «Казан ривьера» кунакханәсендә узачак. Конференция 10 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә.
Конференция беренче тапкыр ортопедия һәм травматологиянең төрле тарафлары вәкилләрен, бигрәк тә әһәмиятле булган балалар һәм өлкән кеше белгечләрен берләштерәчәк. Дәвалауда бердәм карашны һәм күчүчәнлекне формалаштыру оча-бот буыны зарарланган вакытта ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген шактый яхшыртырга мөмкин итәчәк.
Фәнни-практик конференциядә бөтен ортопедия һәм травматология фәнни-тикшерү институтларының (ФТИ), Федераль үзәкләрнең һәм Россияның иң эре регионнарының әйдәүче белгечләре катнашалар. Докладлар белән Беларусь, Украина, Казахстан һәм Үзбәкстан белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Программада докладлар һәм белдерүләр бөтенесе 100дән артык. Американың Кушма Штатлары, Германия һәм Швеция белгечләренең хәбәр итүләре планлаштырыла.
Чара Казан медицина университетының оешуына 200еллыгы алдыннан узачак.