Лениногорскида студент-медикларның хезмәт семестры тәмамланды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

24 августта ЗАГС залында тантаналы шартларда "Призвание" медицина отряды проектының хезмәт семестры ябылды. Чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев, РСО Үзәк штабының студентлар медицина отрядлары җитәкчесе Кристина Сидорова, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Амеров, бүлекләрнең өлкән шәфкать туташлары һәм студент-медиклар катнашты.

Россия һәм Белоруссия субъектларының медицина учреждениеләренең 24 студенты ай ярым дәвамында үзләрен "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ бүлекчәләрендә кече медицина персоналы сыйфатында сынап карады. Алар реанимация, эренле хирургия, неврология, терапия, кардиология, балалар стационарында, үзәк район хастаханәсе, МСЧ поликлиникаларында һәм кабул итү бүлмәләрендә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International