Казанда, «Казан Ривьера» кунакханәсендә 5–7 сентябрьдә «Балалардагы һәм өлкән кешеләрдәге оча-бот буынының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре» дигән темага халыкара катнашуы белән фәнни-практик конференция уза. Конференциянең өч көне буена АКШ, Германия, Швеция, Белорусь, Украина, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән белгечләр докладлары һәм белдерүләре белән 100дән артык чыгышлар тәкъдим итәчәкләр. Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары А.Ю. Вафин конференцияне тантаналы итеп ачты һәм бөтен конференциянең катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде.Ул Сәламәт саклау министрлыгы гамәлгә ашыра торган модернизацияләү программасы республика клиникаларының кыяфәтен һәм техник мөмкинлекләрен үзгәртте дип билгеләде. Шуңа күрә безнең республикабыз конференцияләрдә фикер алышу белән генә чикләнми, ләкин операция ясау бүлмәләрендә хезмәттәшлек итәргә дә әзер.
Чара Россияның иң иске медицина вузларыннан берсе Казан медицина университетының оешуына 200еллыгы алдыннан уза, шуңа карап анда хезмәтләре травматология һәм ортопедияның үсеше нигезенә яткан белгечләр искә төшерелде. Алар арасында: Россиядә ортопедия дәреслегенең беренче авторы профессор Н.П. Студенский, Казан ортопедия-травматология мәктәбен нигезләгән профессор М.О. Фридланд, Казан травматология һәм ортопедия ФТИын оештыручы профессор Л.И. Шулутко. Шулай ук алар арасында балалардагы һәм өлкән кешеләрдәге оча-бот буынының паталогияләрен дәвалау мәсьәләсен чишүгә шикләнми торган өлеш керткән профессорлар: Ү.Я. Богданович, А.Л. Латыпов, Х.З. Гафаров, Р.А.Зулкарнеев.
Фәнни-практик конференциядә бөтен ортопедия һәм травматология фәнни-тикшерү институтларының (ФТИ), Федераль үзәкләрнең һәм Россияның иң эре регионнарының әйдәүче белгечләре катнашалар.
Конференциянең хөрмәтле кунаклары арасында РМФА һәм РФА Академигы профессор Миронов С.П., ФДБО «Н.Н. Приоров исемендәге ҮТОИ» директоры, профессор Баиндурашвили А.Г. – РФ ССМның ФДБО «Г.И. Турнер исемендәге ФТБОИ» директоры (Санк-Петербург ш.), ТР ССМ баш травматологы, м.ф.к. – Кривошапко С.В. һәм башкалар.