2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7224 мәртәбә чыкканнар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1298 чакыру. Медиклар 978 мәртәбә бәхетсез очракларга чыкканнар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 60 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 52 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган, 22 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылган. Янгыннарга медиклар 17 мәртәбә чыкканнар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 99 мәртәбә чыкканнар. Төрле авырулар сәбәпле 5547 чакырулар эшләнгән, алар арасында көчле миокард инфаркты – 54, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 171.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), юл табу өчен билгеләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.