Түбән Кама районының Нариман авылында фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы төзелде. Кама Аланы район хастаханәсенең яңа ФАПы «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алдан финанслау кысаларында төзелә.
Бүгенге көндә эшләр 80% ка башкарылган. Алда -янәшәдәге территорияне төзекләндерү, шулай ук газ һәм суны тоташтырырга кирәк.
Модульле фельдшер-акушерлык пунктының мәйданы 42 кв. м тәшкил итә. 107 кешегә хезмәт күрсәтәчәк