Татарстанның баш кардиологы йөрәк сәламәт булып калсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде

2023 елның 29 сентябре, җомга

29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары соңгы ун елда Россиядә үлемнең төп сәбәбе булып кала. Бу көн җәмәгатьчелекнең йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычлыгы турында хәбәрдарлыгын арттырырга тиеш.

Бөтендөнья йөрәк көнендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече кардиолог Зөлфия Ким эш визиты белән Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә булды һәм йөрәкне сәламәт тоту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.

"Сәламәт йөрәк-кан тамырлары системасын саклап калу өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләр яхшы билгеле, ләкин, кызганычка, без һәрвакытта да бу кагыйдәләрне тормышка ашырмыйбыз.

Без сәламәт яшәү рәвешенә тугры булырга тиеш, бу:

- тәмәке тартудан катгый баш тарту,

алкогольне зарарлы кулланудан баш тарту,

- яшькә һәм сәламәтлек торышына туры килә торган, физик активлык,

- рациональ туклану принципларын үтәү һәм тозны чикләү,

Мөмкин булса, пациент тормышында очрашырга мөмкин булган стресслы ситуацияләргә дөрес җавап бирергә өйрәнергә кирәк

Һәм даими рәвештә диспансеризация узарга! "

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International