800 меңнән артык татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстанлылар гриппка каршы актив прививка ясауларын дәвам итәләр. Быел халыкның 60 % вакцинация белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Прививка ясаткан халык саны 800 меңнән артып китә. Булган вакцина 80% ка сарыф ителгән", - дип сөйләде табиб.

Әмма киләсе атнада Татарстанга вакциналарның яңа партиясе киләчәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Совигрипп», ул өлкәннәр өчен, һәм «Ультрикс Квадри» вакциналары белән прививка ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International