Татарстан табиблары Иорданиядә

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары (9 табиб) Иорданиядә, травматология һәм ортопедия медицина үзәгендә, Ибн әл-Хайсам хастаханәсендә. Тәҗрибә уртаклашу һәм докторларыбызның күрсәткеч мастер-класслары максаты булган сәфәр «Алгарыш»ТР Хөкүмәте гранты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Делегацияне галиҗәнап доктор Әхмәт Абу Хадиджа һәм доктор Хамди Накриш, ортопедия һәм буыннар хирургиясе буенча консультанты кабул итте.

Кунаклар хастаханәнең берничә бүлеген, шул исәптән хирургия бүлеген карадылар. Делегация палаталарны, хастаханәдә булган заманча медицина җиһазларын, шулай ук медицина персоналының эшен югары бәяләде. Хастаханә администрациясе Татарстан медикларын төшке ашка генераль директор, доктор Магди Рамадан һәм ортопедия бүлеге мөдире, ортопедия һәм буыннар хирургиясе буенча консультант, доктор Мәхмүт Абабне катнашында чакырды.

Әлеге клиника ортопедик җәрәхәтләрне, спорт җәрәхәтләрен дәвалауга, хирургия процедураларына , тез хирургиясенә, иңбаш артроскопиясенә һ. б. махсуслаша.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International