Булачак баланы саклап калу - хатын-кыз тормышында иң мөһим карар!

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Кызганычка, бу карар һәркемгә дә җиңел бирелми. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Ышанычсызлык, борчылу, билгесезлектән курку, матди хәл, якыннарының аңламаулары, булачак баланың әтисе белән катлаулы мөнәсәбәтләр, ир-атның әти булырга теләмәве.

Әгәр дә сез авыр хәлдә калгансыз, шуны белегез: бәхетле ана булудан сезне бер шалтырату гына аера. 8 800 2000 492 номерына шалтыратыгыз.

Бу «Женщины за жизнь» ("Хатын-кызлар тормыш өчен") фондының тәүлек әйләнәсе кайнар линиясе. Хезмәттә 56 психолог эшли, алар арасында перинаталь консультантлар һәм имезү буенча белгечләр бар. Алар барысы да булачак һәм яшь әниләргә баланың әтисе һәм башка туганнары белән аңлашырга, үз-үзләренә ышаныч табарга ярдәм итә.

Фондта Владимир Путин инициативасы белән "Демография" илкүләм проекты хуплавында «Здравствуй, мама!» («Сәлам, әни!») программасы гамәлдә бар. Балалы гаиләләр дәүләт ярдәмен ала. Бу ана капиталы яки балага айлык түләүләр булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International