Чирмешән РҮХ фельдшеры «Серафимов табибы» конкурсында җиңде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Евгений Владимирович Захаров «Серафимов табибы – 2023» конкурсында катнашты. Ул җиңүче дипломы һәм махсус премия белән бүләкләнде.

Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүче Евгений Захаровның һөнәре һәм кыйммәт ориентирлары турында язмалары «Служение жизни» басмасында дөнья күрде. Басма медицина хезмәткәре һөнәренең рухи-әхлакый составының әһәмиятен аңлау һәм сәламәтлек саклау системасын алга таба үстерү һәм камилләштерү өчен проблемалы кыр формалаштыру мәсьәләләренә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International