Кичә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Әлмәт шәһәренә эш сәфәре кысаларында Әлмәт РҮХнең төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булды - реанимация палаталары һәм операция заллары белән кабул итү-диагностика бүлегенең яңа корпусында һәм капиталь ремонт программасына кертелгән тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар бинасында булды. Эшләр республика программасы буенча алып барыла.
Министр башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде, шулай ук хастаханә персоналына Әлмәт хастаханәсе шәһәрчегенең бөтен технология кластерын яңарту белән бәйле рәвештә Әлмәт һәм аңа беркетелгән районнарда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә яңа югарылыкка ирешергә өндәде.
Яңа корпус - хастаханәнең функциональ үзәге, биредә кыска вакыт эчендә диагностик тикшерү үткәрергә, пациентны дәвалауда алга таба тактикасы турында карар кабул итәргә мөмкинлекләр тудырылган.
Яңа кабул итү-диагностика бүлеген кулланышка кертү барлык керүче пациентларга, шул исәптән йогышлы авырулар белән авыручыларга күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Махсус кабул итү-диагностика бүлегенең функционалы 2 йогышлы авырулар боксы, пациентларны карау өчен 3 зал, шок хәлендәге авыручылар залы, магнит-резонанс томографиясе, компьютер томографиясе, ультратавыш һәм эндоскопия диагностикасы диагностика кабинетлары, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен рентген кабинеты, анестезиология һәм реанимация бүлеге һәм 12 урынлы 3 реанимация залы һәм 3 урынлы уяну палатасы, 6 өстәлле 3 операция залы булган операция блогы, шул исәптән рентгенологик җайланмалы гибрид залы булыр дип көтелә. Корпусның 3 нче катында көндезге стационар палаталары һәм реабилитация өчен биналар урнаштырылачак. Хәзер эшләр 80% ка тәмамланган, объектны тапшыру 2024 ел ахырына планлаштырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тулы ярдәме белән тәүлек әйләнәсе стационарны капиталь ремонтлау план тәртибендә дәвам итә.