Хатын-кызлар сәламәтлеге Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләре игътибарында

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда, Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең  «Хатын-кызлар сәламәтлеге һәм симерү» Төбәк белем бирү мәктәбе старт алды.

Ачылышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады, мәктәптә күтәрелгән проблемаларның актуальлеген билгеләп үтте.
Программада Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы экспертларының симерү проблемасының төрле клиник аспектларына, репродуктив сәламәтлек белән үзара бәйләнешкә багышланган докладлары бар.

Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләре хатын-кызлар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең 110  Региональ белем бирү мәктәбенә җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International