15.00 сәгать тирәсендә Ашыгыч медицина ярдәме диспетчерлыгына ашыгыч чакыру килә - хатын-кыз бала таба. Шунда ук табиблар бригадасы килеп җитә, 42 яшьлек әни фельдшерларны үз подъездында эскәмиядә көтеп утыра торган була.
"Хатын-кыз ашыга, тиздән бала таба кебек сизенә иде. Без аны машинага утырттык, карадык, тулгак тотуларны исәпләп чыгардык һәм Түбән Кама бала тудыру йортына юл алдык. Ләкин машинаны ашыгыч рәвештә туктатырга туры килә, тимер юл кичүеннән соң ук, Түбән Афанасово авылы янәшәсендә. Баланы машинада трассада тапты", - дип сөйли фельдшер Елена Старостина.
Барысы да бик тиз булды, баланың дөньяга авыз салуы, кендекне кисү 8 минут вакыт ала.
"Мин сәламәт малайны кабул иттем, аның авырлыгы 2 килограммнан артык иде, ул шунда ук кычкыра башлады. Апгар шкаласы буенча без аңа 9 балл бирдек. Әнисе бик яхшы кәефтә иде, безгә бик күп рәхмәтләр әйтте", - дип искә ала Е.Старостина.
Елена Старостина 14 еллык стажы булган фельдшер, аның хезмәттәше Алевтина Каширинаның 31 еллык эш стажы бар. Күп еллар тәҗрибәле фельдшерларга бала табуны өйдә һәм ашыгыч ярдәм машинасында кабул итәргә туры килә. Фельдшерлар үзләренең шоферлары Василий Останинга аерым рәхмәт белдерәләр, аның практикасында бу беренче очрак булган, шуңа күрә ул барысыннан да күбрәк борчылган. Василий Анатольевич яңа туган баланы һәм аның әнисен бик сак һәм игътибар белән бала тудыру йортына алып килә, шунда ук аларны табиблар каршы ала