Әлмәттә «Минем гаиләм диспансерлаштыру үтте» дигән муниципаль балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе һәм Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе оештырды.
Искәртеп үтик, «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә диспансерлаштыруны бушлай үтәргә мөмкин.
Иҗади бәйгедә 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр Әлмәт һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.
.jpeg)