Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры баш табибы Ренат Уткельбаев, ТР ССМ профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов, Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Актаныш РҮХ баш табибы Айдар Хаев катнашты.
2023 елның 9 аенда Чаллы наркологиясенә алкогольгә бәйлелектән дәвалануга 10 кеше җибәрелгән (2022 елның 9 аенда – 19 кеше).
Социаль проблеманы хәл итүдә, алкоголь һәм наркотикларга бәйле кешеләр санын киметүдә ведомствоара хезмәттәшлекне (Эчке эшләр министрлыгы, социаль яклау, авыл җирлекләре) көчәйтергә кирәк дигән фикер яңгырады.
2023 елның 9 аенда онкология авырулары белән районда 665 авыру исәптә тора, бу узган елның шул ук чорына караганда 9% ка күбрәк.
Гыйнвардан октябрьгә кадәр 1126 тикшеренү үткәрелгән, шуларның 7 яман шеш ачыкланган.