Кабардино-Балкария Республикасы делегациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Коллегаларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының 1 нче урынбасары Әлмир Абашев озата барды. Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов республика хастаханәсе буенча танышу экскурсиясе үткәрде, делегация кабул итү бүлмәсе эше, Балалар республика клиник хастаханәсенең онкоүзәге һәм башка бүлекчәләр белән таныштырды.
Кунаклар баш табиб озатуында республиканың балалар халкына медицина оешмасы базасында медицина ярдәме күрсәтү эшен оештыруның төп моментлары белән таныштылар.