Мамадыш РҮХ балалары янына кабат мастер-класс белән волонтерлар килде

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Мамадыш үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге пациентлары белән чираттагы очрашу 27 октябрьдә узды.

«ArtВитамин» проекты кысаларында «Квантум» балалар иҗаты үзәге педагоглары Нартдинова Раилә Әсгать кызы һәм Рәхимова Ләйсән Фәргать кызы «Дуслык» беләзекләре (фенечка) ясау» мастер-классында катнаштылар.

Әлеге проект баш табиб Руслан Гарипов инициативасы белән дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру һәм хастаханәдә ятканда бала өчен уңай эмоциональ кәефне саклау максатыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International