Түбән Кама медицина көллияте студентлары ТР һөнәри белем бирү оешмалары һәм район мәктәпләре арасында «Минем халкым – минем Россиям» спилс-карталарын тиз җыю буенча чемпионатта катнаштылар. Республика патриотик чарасы Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехник көллияте базасында узды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы белән берлектә оештырылды.
Төп бәяләү критерие – тизлек. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы карталарын вакытка җыярга кирәк иде.
Безнең катнашучылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм III команда урынын алдылар. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы этномәдәни күптөрлелек белгече» номинанты дипломын тантаналы рәвештә «Сестринское дело» белгечлеге буенча белем алучы 1 курс студенты Фәрзиева Каринага тапшырдылар.