Бүген табиблар планеркасында хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Подавалова Валентина Евгеньевнаны хөрмәтләделәр, ул 1 ноябрьдән лаеклы ялга чыкты. Үз бүлегендә ул 44 ел эшли.
Баш табиб Азат Гайсин аңа сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен чәчәкләр, бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Баулы РҮХ профсоюз комитеты рәисе Лилия Гайсина һәм баш шәфкать туташы Гөлназ Галиева Валентина Евгеньевнага чәчәкләр һәм өлкән шәфкать туташларыннан бүләк тапшырдылар.