Казанда уза торган «5П балалар медицинасы» консорциумы конференциясендә балалар арасында сулыш системасының вируслы һәм йогышлы авырулары өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр җыелды.
Конференциядә «ТР ССМ БРКХ " ДАССУнең баш табибы Зиатдинов Айрат Илгизәр улы, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече – педиатр, медицина фәннәре кандидаты, доцент Сенек Светлана Александровна катнашты.
Мондый конференцияләр белгечләргә балалар арасында төрле авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау ысуллары турында актуаль мәгълүматны белергә, шулай ук хезмәттәшләре арасында уңышлы тәҗрибә һәм практик күнекмәләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.