БРКХ йөрәк-кан тамырлары хирургы Дмитрий Осипов дәрәҗәле премиягә ия булды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсе табибы «Үз белгечлегендә иң яхшы табиб» номинациясендә  Бөтенроссия ПроДокторов-2023 премиясе лауреаты булды.

Пациентларның 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 октябренә кадәр калдырган фикерләре нигезендә Татарстан Республикасында үз белгечлекләрендә иң яхшы табиблар билгеләнде.

Мактаулы 3 урын лауреаты «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ йөрәк-кан тамырлары хирургы Осипов Дмитрий Владиславович (дөнья рекорды куйган һәм Россия рекордлар китабына теркәлгән) булды.

Рәхмәт йөзеннән Осипов Дмитрий Владиславовичка ПроДокторов премиясендә призлы урын өчен грамота тапшырыла, шулай ук виртуаль медаль ПроДокторов Премиясе-2023 (3 урын) бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International