Рентген маммография аппараты Чүпрәле үзәк район хастаханәсенә китерелде. Хәзерге вакытта монтаж эшләре тәмамланды. Санэпид бәяләмәсе көтелә. Заманча диагностика җиһазлары «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган.