Республика поликлиникаларында милли проект буенча җиһазлар яңартыла

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Казан шәһәренең 20нче поликлиникасында  "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа медицина җиһазлары алынды. Бу рентгенография өчен стационар рентген аппараты һәм ультратавышлы тикшерү өчен заманча аппарат.

Приборларда яңа буын датчиклары урнаштырылган, алар пациентларда төрле патологияләрне иртәрәк ачыкларга мөмкинлек бирә.

Иске җиһазлар утильләштерүгә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International