Казанның Сугыш ветераннары өчен госпиталендә стационарны капиталь ремонтлау тәмамланды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Хастаханәдә соматик авырулы пациентларны медицина реабилитациясе бүлеге һәм терапия-гериатрия бүлеге ремонтланган. Соңгысында шулай ук медицина җиһазлары яңартылган: бактерицид нурланыш чыгаручылар, функциональ электр караватлары, энә рефлексотерапия үткәрү һәм мануаль терапевт кабул итү өчен профессиональ өстәл сатып алынган.

Шулай ук башкаланың 2 нче клиник хастаханәсенең дәвалау корпусының икенче һәм өченче катларын капиталь ремонтлау төгәлләнәа. Параллель рәвештә поликлиника бүлекләрендә биналарны ремонтлау буенча эшләр алып барыла, «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә ике яңа цифрлы рентгенологик аппарат һәм ике маммограф урнаштыру планлаштырыла.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazanskom-gospitale-dlya-veteranov-voin-zaversili-kapitalnyi-remont-5925207

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International