Татарстан Республикасы халкы 2024 елга Министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре өчен тавыш бирә

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында 2024 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү уза – https://open.tatarstan.ru/polls/. Шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика халкы проект экспертлары төзегән тәкъдимнәрне сайлап кына калмый, үз вариантын да тәкъдим итә ала. Иң күп тавыш җыйган өстенлекле юнәлешләр декабрьдә гражданнар белән бергә Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, 2024 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International