Мобиль поликлиника Зәй районына килде

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәй районында күчмә медицина комплексы эшли.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча «мобиль поликлиника» комплексы сигез авыл җирлегендә тукталачак: Сәвәләй, Чыбыклы, Югары Шепкә, Аксар, Бигеш, Сарсаз Баграж, Бохарай, Кадер.

Авыл халкына беренчел медицина-санитар ярдәмне табиб-белгечләр күрсәтәчәк: гомуми практика табибы, кардиолог, хирург, гинеколог, офтальмолог, уролог, невролог, эндокринолог. Шулай ук лаборатория тикшеренүләре өчен анализлар алыначак, ультратавыш диагностикасы (УЗИ) һәм кардиограмма үткәреләчәк.

Зәй районында мобиль поликлиника декабрь ахырына кадәр эшләячәк. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бер атна дәвамында төрле табибларда тикшеренергә мөмкинлекләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International