Төбәкара клиник-диагностика үзәге белгечләре тарафыннан гипофиз һәм баш миенең башка өлешләре хирургиясендә яңа алымга нигезләнгән табиблар өчен укытуның стартап-проекты эшләнгән.
Стартап Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән эшли башлады.
«ТабТим» стартабына нигез салучы идил Табиев 2020 елда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» һәм 2021 елда «Старт-1» конкурсларында җиңүче булды. Социаль әһәмиятле проектны үстерүгә инвестицияләр 2 млн сум тәшкил итә. Алынган акчага табиблар командасы медицина хезмәткәрләрен инновацияле методикаларга өйрәтүгә юнәлдерелгән уникаль курс булдырган: кардиохирургия, нейрохирургия, реабилитация һәм урта медицина персоналы өчен гамәли күнекмәләрне булдыру.
Укытуның төп мәйданчыгы булып Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең Практик күнекмәләр үзәге - Татарстанның иң эре югары технологияле хирургия клиникаларының берсе базасында төзелгән табибларның практик күнекмәләрен эшләп чыгу лабораториясе тора. Россиядә мондый үзәкләрнең аналоглары юк.