Яңа рентген-аппарат һәм флюорограф Яшел Үзән районы өченче поликлиникада куелачак.
Җиһазлар «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча килә. Аппаратларны урнаштыру өчен махсус ике кабинет ремонтлана: флюорограф һәм рентген диагностика комплексы өчен. Барлык җиһазлар Россиядә җитештерелгән.